2013 елның 25 сентябрендә Мамадыш муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов күчмә чара уздырды. Училище фойесында, җирле җитештерүчеләрнең товарлары белән таныштыру һәм аларны халыкка таныту максатыннан чыгып, җирле предприятиеләр: “Радуга” ҖЧҖ, Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте тарафыннан җитештерелә торган продукция күргәзмәсе һәм аны дегустацияләү оештырылды. Күргәзмәдә шулай ук “Саклык банкы” һәм “Ак Барс банкы” ачык акционерлык җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. Алар эшмәкәрләрне кредит хезмәтләре күрсәтү белән таныштырды.
Мамадыш районы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итү субъектлары – сәүдә предприятиеләре вәкилләре өчен киңәйтелгән киңәшмә күчмә чараның төп вакыйгасына әйләнде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т. Вафина, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.М. Дәрҗеманов, Мамадыш районы прокуроры И.Г. Габдрахманов, Федераль салым хезмәте Татарстандагы идарәсенең Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе урынбасары А.Н.Вәлиева, “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсе территориаль бүлеге начальнигы Х.Ф. Сабиров, Пенсия фондының Мамадыш бүлеге начальнигы Ш.Н.Хәсәнов, “Пивоварня “Москва-Эфес” ЯАҖ, “Алкоторг” ҖЧҖ, “Булгар-пиво” ЯАҖ вәкилләре һәм Мамадыш районы авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов Мамадыш районында куллану базарының торышы һәм проблемалары турында доклад белән чыгыш ясады. Ф.Г. Хамматов иң элек Мамадыш районы куллану базарын үстерүнең аерым күрсәткечләренә тукталып үтте, Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контрольлеген хәл итү нәтиҗәләре турында тәфсилләп сөйләде, җитештерүчеләр белән сәүдә арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә кагылып үтте, шул исәптән Мамадыш районы буенча алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәрен җиткерде, республикада җитештерелә торган аракы сатуның кимүенә юл куйган муниципаль районнарның мәгълүматлары, шулай ук башка күрше муниципаль районнар белән чагыштырып, алкогольле продукцияне ваклап сатуга анализ белән таныштырды. Ф.Г. Хамматов районның сәүдә предприятиеләрендә социаль әһәмиятле азык-төлек товарларын сату мәсьәләләренә, сатыла торган продукциянең сыйфатына һәм сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә куркынычсызлыгына игътибарын юнәлтте. Доклад слайдлар белән үрелеп барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина чыгышында киңәшмәдә катнашучылар игътибарына сыра һәм сыра эчемлекләрен сату буенча декларацияләр тапшыру зарурилыгы турында мәгълүмат җиткерелде.
Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Миңнеәсхәт улы Дәрҗеманов күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген, районда куллану базары өлкәсендәге проблемаларны юкка чыгару зарурилыгын һәм мондый киңәшмәләр үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады.
Киңәшмәдә алкогольле продукция һәм сыра сатуга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. “Алкоторг”ҖЧҖ директорының сатулар буенча урынбасары С.А. Ашуралиев “Алкоторг”ҖЧҖ нең алкогольле продукциясе ассортименты турында сөйләде.
Киңәшмә йомгаклары буенча җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итүгә, Мамадыш районында куллану базарын алга таба үстерү һәм республика товар җитештерүчеләренең алкоголь һәм сыра продукциясен сатуны арттыруга бәйле карарлар кабул ителде.
Моннан тыш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен җайга салу, кулланучылар хокукларын яклау, социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары сату өлкәсендәге законнарга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхсән кабул итте.