Укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасында кулланучылар мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Әлмәт шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Исмәгыйлева Оксана Владимировнага, шулай ук мәктәп директорына һәм 17 нче гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Смирнова Эльза Николаевнага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Әлеге мәктәп укучылары Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада актив катнаштылар, ә Илья Аргудяев һәм Дарья Шишкина олимпиаданың өченче турына үттеләр.

Хезмәткәрләр укытучыларга балаларны олимпиадага әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм эшләрендә алга таба да уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International