2024 елның 11 гыйнварында Кукмара районының Байлангар авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперт Илшат Бәдретдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Чара кысаларында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законы нигезләмәләре һәм ваклап сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.