«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына унберенче олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында балаларны әзерләгән педагогларны һәм номинантларны бүләкләү булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина тантаналы шартларда укучыларны котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
2023 елгы Олимпиадага Чаллы шәһәренең укучыларын педагог Руслан Гыйматдинов – Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе һәм 60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы әзерләгән. Нәкъ менә аның укучылары Злата Дәүләтшина, Александра Ликандреева, Карина Мансурова «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлары өчен» номинациясендә җиңүче булдылар;
- «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә казанышлары өчен» номинациясендә Анастасия Колесникова - 60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;
- «Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе МАОУ укучысы Эльмира Шакирова җиңде.
Педагог һәм номинантлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.