Куертылган сөткә кулланучылар дегустациясе

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

Кыйммәт торуы куертылган сөтнең яхшы сыйфатлы булуын аңлатмаска да мөмкин. Экспертлар Казанда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасында “2013-2015 елларга кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән дегустация йомгаклары буенча әнә шундый нәтиҗәгә килде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко билгеләп үткәнчә, куертылган сөт сәүдә челтәрләрендә иң киң таралган ризыкларның берсе булып тора. МЧСның стандарт ризыклары җыелмасына кертелгәнлектән, әлеге продуктны һәлакәтләр, җир тетрәүләр булган, сугышлар барган урыннарга җибәреп торалар. Тик кулланучылар моннан берничә ел элегрәк бу ризыкның сыйфатына канәгатьсезлек белдереп шикаятьләр яудыра башлады. Бүген исә янә куертылган сөтнең сыйфатын тикшерү булды.

Дегустация өчен республикабызның сәүдә челтәрләреннән сатып алынган 10 куертылган сөт үрнәге тәкъдим ителде. Алдан барлык үрнәкләргә дә лаборатория тикшеренүләре уздырылды. Игорь Марченко әйтүенчә, кызганычка, Татарстанда куертылган сөт җитештермиләр, шуңа күрә тәкъдим ителгән барлык үрнәкләр дә чит төбәкләрдән кертелгән. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова әлеге продуктның сыйфатын ничек дөрес итеп бәяләргә кирәклеге турында сөйләде. Иң элек ул дегустация чарасында катнашучыларга хәзерге вакытта куертылган сөтнең нинди төрелмә-савытларга тутырылып чыгарылуын, шулай ук продуктның йомшак савыттагыларын күрсәтте. Аның әйтүенчә, аларның һәркайсының “тышкы кыяфәте” тел-теш тидергесез бик матур. Тик бәясе һәм “тышкы кыяфәте” әлеге продуктның яхшы сыйфатлы булуын һич кенә дә аңлатмый әле. Норматив документлар таләпләренә тулысынча туры килеп, этикеткаларында бишәр медаль урын алса да, кибет киштәләрендәге куертылган сөтнең күп кенә төрләре составында каймак түгел, бәлки аны алыштыра торган матдә генә бар.

Розалина Арсланова әйтүенчә, беренче чиратта куертылган сөтне тәме буенча бәяләргә кирәк. Продукт иң элек чын сөт сыйфатларына ия булырга тиеш. Сөтнең иң кыйммәтле компоненты – аксым. Организмда җиңел үзләштерелә торган, кеше өчен иң кыйммәтлесе һәм файдалысы әнә шул. Баллы тәменнән соң тел шундук пастеризацияләнгән сөт тәмен сизеп алырга тиеш. Куертылган сөтне дегустацияләү вакытында тешләр шыгырдый башласа, җитештерүнең технологик процессы яки продуктны саклау шартлары бозылган, әйтик, куертылган сөт катырылган булган, дигән сүз.

Куертылган сөт сыйфатының икенче күрсәткече – куелыгы. Күп кенә кулланучылар, никадәр куерак булса, шуның кадәр яхшырак, дип саный. Дөрес фикер түгел бу. “Артык куе булуы, киресенчә, продуктның кимчелеге турында сөйли”, – диде бу җәһәттән Р.Арсланова. Куертылган сөт артык куе, шулай ук төерле булмаска, кашыктан җиңел генә агып төшәргә  тиеш.

Шулай ук гадәттәгедән үзгә технологияләр буенча әзерләнгән куертылган сөт төрләре дә бар. Мәсәлән, җитештерүчеләр сөт составына каймагы алынган сөт, атланмай өстәргә мөмкин. Тик экспертлар, классик технологиядән тайпылып, куертылган сөтне шул рәвешле әзерләү ысулын хупламый.

Дегустация ябык режимда уздырылды. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларыннан, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе, “ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ, “РСМЦ “Тест-Татарстан” ЯАҖ, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы, “Аврора консультант” ҖЧҖ һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый советтан эксперт-дегустаторлар катнашты. Экспертлар, маркалары һәм җитештерүчеләре белән таныш булмаган хәлдә, куертылган сөт үрнәкләренең тәмнәрен татып карады һәм бланкларда 12 баллы шкала буенча тиешле билгеләр куйды. Авызда барлык тәмнәр бергә кушылмасын өчен дегустаторларга чәй һәм тозсыз крекер печеньелары тәкъдим ителде.

Дегустация йомгаклары буенча”Промконсервы” ҖЧҖ (Курск өлкәсе) җитештергән “Простоквашино” куертылган сөте 1 нче урынны алды. Икенче урында – “Любинск сөт консервлары комбинаты” ЯАҖ (Омск өлкәсе) җитештергән “Любимое молоко” куертылган сөте. “Сухонск сөт комбинаты” ААҖ (Вологда өлкәсе) җитештергән “Вологда сөт продуктлары” куертылган сөтенә өченче урын бирелде.

4 нче урында – “Алексеевск сөт консервлары комбинаты” ЯАҖ (Белгород өлкәсе) җитештергән “Алексеевское” куертылган сөте, 5 нче урында – “Промконсервы” ҖЧҖ (Смоленск өлкәсе) җитештергән куертылган сөт, 6 нчы урында – “Рогачевский МКК” ААҖ  (Беларусь) җитештергән “Рогачевь”, 7 нче урында – “Поречский” ЯАҖ (Ярославль өлкәсе) җитештергән “Золотой стандарт” куертылган сөтләре. “Верховск сөт консервлары заводы” ЯАҖ (Орел өлкәсе) җитештергән “Главпродукт” куертылган сөте – 8 нче урынны, “Кореновск сөт консервлары комбинаты” ЯАҖ (Краснодар крае) җитештергән “Густияр” куертылган сөте – 9 нчы урынны алды. “Верховск сөт консервлары заводы” ЯАҖ (Орел өлкәсе) җитештергән “Сметанин” куертылган сөте исә соңгы  – 10 нчы урында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International