Балтач районы Күгәнер авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 16 гыйнварында Балтач муниципаль районының Күгәнер авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Шунда ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә авыл җирлеге белгечләре өчен семинар үткәрелде.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Чаралар кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасын тарату белән үрелеп барды.

Шулай ук Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан территориаль орган хезмәткәрләре авыл җирлеге территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларына бардылар, анда алар сәүдә кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International