Арча районы Апаз авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина катнашында Арча муниципаль районының Апаз авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителә.

Интернет аша сатып алынган сыйфатлы товарны кире кайтару, гарантияле ремонт сроклары, сыйфатсыз обойлар сатып алганда кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту һ.б. сораулар килде. Очрашуга җыелган кешеләр үзләрен борчыган сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар. Тормышның проблемалы ситуацияләре һәм алардан чыгу юллары  законнар күзлегеннән каралды. Кулланучылар базары өлкәсендәге иң мөһим һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләргә аерым игътибар бирелә. Чарада катнашучыларга кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен «Кулланучылар өчен белешмәләр» буклетлары, бүлек реквизитлары белән визиткалар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International