Теләче муниципаль районының Баланды авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 18 гыйнварында Теләче муниципаль районының Баланды авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчый. Килгән сорауларга барлык катнашучылар да гамәлдәге закон нигезендә җаваплар алдылар.

Чара буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International