Биектау муниципаль районының Березкино авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау муниципаль районы Березкино авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды, алар нигездә сәүдә өлкәсенә кагылган иде: сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт; товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү; гарантияле ремонт үткәрү вакыты һ. б.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен күчмә кабул итүләр вакытындагы очрашулар форматы инде традиция әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча да хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International