Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең потенциалын куллану практикасын киңәйтү максатыннан, Чистай шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирде.
Чара барышында халыкка Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары, шул исәптән ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш, кызыксынучыларга «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү» ярдәмче программасы турында мәгълүмат җиткерелде. Программа чаралары кысаларында эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан халык белән аңлату эшләре алып бару тора.
Консультация өстәле вакытында кулланучылар белән шәһәр һәм район халкының кулланучылар базарындагы бәхәсле хәлләрне карадылар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирделәр.