Арча районы Яңа Ишем авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елның 08 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Арча муниципаль районының Яңа Ишем авылында гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә килгән кешеләрне җитешсезлекләре булган товарлар сатып алу белән бәйле, сыйфатлы товарларны алмашу сроклары һ.б. мәсьәләләр кызыксындырды. Барлык сорауларга гамәлдәге закон нормаларына туры китереп аңлатмалар бирелде.

Чарада катнашучыларга кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен бүлек реквизитлары белән «Кулланучылар өчен белешмәлекләр» буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International