Биектау районының Олы Битаман авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Битаман авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокуклары, әлеге законнарның нинди хокукларны яклавы турында сөйләделәр.

Шулай ук сатып алынган товарларның сыйфаты белән бәйле сорауларга (гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кайтару вакыты турында), икмәк-булка һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турындагы сорауларга җаваплар бирелде.

Авылларда күчмә очрашулар һәрвакыт кирәк - алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча дә хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International