Казанда «Киләчәк уеннары» турниры вакытында алкогольле продукция сатуны чикләячәкләр

2024 елның 16 феврале, җомга

2024 елның 19 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» турниры вакытында алкогольле продукция сатуны чикләячәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.

«Тренировкалар һәм ярышлар уздырылган көннәрдә 8:00дән 17:00гә кадәр спорт объектларына якын территорияләрдә урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми», - диелә документта.

Исемлектә түбәндәге спорт объектлары күрсәтелгән, якындагы сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сату тыелачак:

- «Татнефть Арена» стадионы (19 февральдән 23 февральгә кадәр);

- Казан теннис академиясе (20 февральдән 3 мартка кадәр);

- «Ак Барс » Көрәш сарае (22-23 февраль);

- Казан циркы (24-26 февраль);

- Рәмиев исемендәге IT-парк (21 февральдән 26 февральгә кадәр; 28 февральдән 2 мартка кадәр);

- «Хезмәт резервлары » стадионы (27-29 февраль);

- «Зилант» Боз сарае, «Искандер» Манежы (19 февральдән 20 февральгә кадәр);

- «Урам» Яшьләр экстрим-паркы  (22, 28, 29 февраль).

Әлеге карарның үтәлешен тикшерү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм килешү буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International