Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Алан авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру. Чара ахырында кулланучы өчен мәгълүмат һәм территориаль орган реквизитлары белән буклетлар таратылды.