Надеждинский авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Надеждинский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декаберендәге  2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренә туры китереп аңлатмалар бирелде.

Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Шулай ук күчмә чара кысаларында әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрелде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International