Бу тәкъдим каты спиртлы эчемлекләрне куллану өлешен киметүгә юнәлдерелгән, һәм ул ведомствоның җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарылган закон проектларыннан берсе булып тора.
Шулар арасында Россиядә шәраб хәзерләүне үстерү буенча уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән закон проекты да бар. “Росалкогольрегулирование”, РФ территориясенең билгеле бер географик объектларында үзебезнең чималдан җитештерелә торган шәрабның көндәшлеккә сәләтен арттыру өчен, алкогольле продукцияне рекламалау һәм дәүләти җайга салу турында законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.
Моннан тыш ведомство крестьян һәм фермер хуҗалыкларына үзләре үстергән виноградтан үзләре җитештергән шәрабны сатуга җибәрү мөмкинлеге бирердәй, шулай ук аларны лицензияләү тәртибен гадиләштерердәй закон проекты әзерләде. Хөкүмәт 2013 елда авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә виноград үстерү һәм шәраб әзерләү тармакларын үстерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертте. Шуның нәтиҗәсендә шәхси фермер хуҗалыклары үзләренең виноградыннан әзерләнгән шәрабны үзләренең участогында шешәләргә тутыру хокукы алды, әмма лицензияләү һәм сату мәсьәләсе әлегәчә ачык булып килде. Закон проектлары буенча фикер алышу 2013 елның 5 октябренә кадәр булачак.
Моннан алдагы чикләүләр
Моңа кадәр алкогольне ваклап сатуга чикләүләр, катылыгына бәйсез рәвештә, барлык алкогольле эчемлекләргә бертигез дәрәҗәдә кагылып килде. 2011 елда бөтен ил территориясендә, сырадан тыш (моңа кадәр барлык алкогольдән аерым каралып килгән), алкогольне төнлә сатуны тыю гамәлгә керсә, моңарчы мондый чикләүләр фәкать кайбер төбәкләрдә генә бар иде. 2013 елның 1 гыйнварыннан сыра һәм аның нигезендә эшләнелә торган эчемлекләргә карата да төнлә сатуны тыю гамәлгә кертелде.
Шулай ук алкогольне балалар, мәгариф, медицина учреждениеләрендә, спорт объектларында, шуларның тирә-юне территорияләрендә, җәмәгать транспортының барлык төрләрендә, АЗС тукталышларында, күпләп һәм ваклап сату базарларында, вокзалларда, аэропортларда, гражданнарның башка күпләп туплану урыннарында сатарга ярамый. Төбәкләр хакимиятләре бу объектларның алкогольне ваклап сату нокталарына кадәр рөхсәт ителгән ераклыкны үзләре билгеләүгә хокуклы.
2014 елдан ваклап сату өчен мәҗбүри рәвештә ЕГАИС (спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен дәүләт контрольлегендә тоту өчен билгеләнгән автоматлаштырылган система) кертү планлаштырыла. ЕГАИС системасына әлегә җитештерүчеләр һәм күпләп сатучылар гына тоташтырылган.