2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Ныклы гаилә - ул тормыштагы иң төп кыйммәт, ул мәхәббәт, зирәклек, үзара хөрмәт, җаваплылык, бер-берсенә тугрылык ныгытмасы, һәрвакыт дәүләт һәм җәмгыятьнең таянычы булып тора. Нәкъ менә гаиләдә кеше тирә-юньне, дөньяны танып белә, үз халкының рухи-әхлакый традицияләрен үзләштерә, туган илгә һәм якыннарына мәхәббәтне өйрәнә.

Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу кыйммәтләр ныклы һәм бәхетле гаиләнең нигезе.

Фотода: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова гаиләсе белән Ижевск шәһәрендә М.Т. Калашниковның музей-күргәзмә комплексында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International