Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районында «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Өлкән яшьтәге ял итүчеләр белгеч белән бергә сәүдә кагыйдәләренә төшенделәр, аеруча РФ «Кулланучылар хокукларын яклау» законының хокукый нигезләмәләрен дә аңладылар. Очрашу барышында белгеч сатучыларның товарларны сатуда нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген аңлатты; әгәр алар Кулланучылар хокукларын бозуны күрсәләр, өлкәннәргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты. Ул шулай ук сатып алучыларның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре ничек каралуы һәм сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган конфликтлы хәлләр ничек чишелүе турында сөйләде.
Ял итүчеләргә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикага мәгълүмат белән буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.