Гадәттәгечә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләр территориясендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре, базарларда кизү торулар үткәрелә. Әйтик, бу атнада кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрүне һәм профилактик чараларны Менделеевск муниципаль районының сәүдә өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы гражданнар, шәхси эшмәкәрләр белән берләштерделәр.
Чараларны үткәрүнең максаты - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында мәгълүмат бирү. Аның 2024 девизы - Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект. Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга җавап бирде, алар сатучыларны гына түгел, район кулланучыларын да кызыксындырды. «Грамотный потребитель» акциясе кысаларында Менделеевск районында яшәүчеләргә «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән рус һәм татар телләрендәге кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим иттеләр.
Белгечләр гражданнарны үткәрелгән чараларда катнашырга һәм кулланучылар буларак үзләренең хокукый грамоталылыгын арттырырга чакыра. Моннан тыш, консультация сорап «Кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(8552) 71-43-03.