2024 елның 06 мартында Кукмара районының Каенсар авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Илшат Бәдретдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Чара кысаларында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде. Кулланучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 Законы нигезләмәләре һәм ваклап сату кагыйдәләре нигезендә тәкъдимнәр һәм консультацияләр бирелде.
Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.