Быелның 20 сентябрендә Чаллыда конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукциянең бер партиясе юкка чыгарылды.
Шәһәр чүплегендә барлыгы 536,005 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция, шулай ук продукциядән бушаган 1096 шешә юк ителде. Бу гамәл ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм “Роспотребнадзор” ТР дагы идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге вәкилләре катнашында башкарылды.
Алкоголь, лицензиясез ваклап сатуга чыгарылуы, шулай ук сыраны стационар булмаган сәүдә объектында сату сәбәпле, 2012 елның 6 маеннан 2012 елның 18 декабренә кадәрге чорда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан сатудан алынып, ТР Арбитраж суды карарлары һәм җәмәгать суды карарлары нигезендә конфискацияләнгән иде.
61 хуҗалык итүче субъектка (шул исәптән 56 хосусый эшмәкәргә) (82 проценты – кафе, 10 проценты – кибетләр һәм 8 проценты – сәүдә павильоннары) карата конфискацияләү турында карарлар чыгарылды. Конфискацияләнгән продукция төрләре: Россиядә, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән аракы, әче төнәтмәләр, коньяк, шәраблар, шампан шәрабы, сыра, алкоголь микъдары аз булган газлы энергетик эчемлекләр.
Законны бозган өчен суд тарафыннан билгеләнгән штрафларның гомуми күләме 221 мең сум тәшкил итә.