Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Олы Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта үткәрелә. Россия бу бәйрәмне беренче тапкыр 1992 елда билгеләп үтте, ул вакытта РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы кабул ителде, ул гражданнарның куллану хокукларын, шулай ук кулланучыларга товарлар сатучы яки хезмәт күрсәтүче субъектларның хокукларын һәм бурычларын ныгытты.
Әлеге очрашуның максаты: кулланучының төп хокуклары белән таныштыру, «Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон»ны кулланырга өйрәнү. Дәрес барышында балалар түбәндәге сорауларга җавап алдылар: кем ул кулланучы, ни өчен кулланучы хокукларын якларга кирәк, кем аларның хокукларын яклый ала? РФ Кулланучылар хокукларын яклау буенча закон системасы турында белделәр. Укучыларга теләсә кайсы сатып алучы була ала торган ситуацияләр тәкъдим ителде. Балаларга мондый очракларда ничек эш итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирделәр. Чара ахырында белгечләр «Терминны бел» дигән темага викторина үткәрәләр.
Мәктәпкә кулланучылар базары өлкәсендә мәгълүмати материаллар тапшырылды.