Торак пунктларда аңлату эшенең нәтиҗәле юнәлеше булып элеккечә гражданнарны күчмә кабул итү, семинарлар, кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча авыл җирлекләре халкы белән очрашулар оештыру һәм үткәрү кала бирә.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Баулы муниципаль районының Покров-Урустамак авыл җирлегендә Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Авыл халкына Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Практика мисалларында кулланучылар очраткан хәлләрне һәм проблемаларны хәл итү юлларын тикшерделәр.
Чара барышында барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле тематикалы брошюралар, буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бар.