Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләргә бөтен дөньяда уза торган бәйрәм турында хәбәр итү максатыннан, кулланучылар белән очраштылар.
Белгечләр шәһәрнең берничә сәүдә объектында булдылар, сатып алучылар һәм шәхси эшмәкәрләр белән очраштылар. Чара барышында белгечләр түбәндәге темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар:
- Орлык сатып алабыз: кулланучыга нәрсә белергә кирәк,
- Таләпләр кую вакыты,
- Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы,
- Дәгъваны ничек дөрес төзергә. Сыйфатсыз товар яки хезмәт сатып алганда кулланучы хокуклары,
- Әгәр товар тиешле сыйфатлы булмаса, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү вакыты.
Әлеге буклетлар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән.