Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Арзан» сәүдә үзәгенә килүчеләр һәм эшмәкәрләр өчен радио-эфир оештырды. Тема Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлана. 2024 елда ул «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында уза.
Ясалма интеллектны тормышның зур мәгълүмат массивларын эшкәртергә кирәк булган өлкәләренә кертәләр. Мәсәлән, хәзерге смартфоннарда ясалма интеллект ярдәмендә фотоларны автомат рәвештә эшкәртү программасы яки сөйләмне танып, командаларны үтәүче тавыш ярдәмчесе урнаштырыла ала.
Ясалма интеллект төрле һөнәр ияләренә файдалы:
- финансистлар һәм аналитиклар ясалма интеллектны куркынычларны фаразлау һәм финанс мошенниклыгын булдырмау өчен кулланалар,
- синоптикларга ясалма интеллект һава торышын төгәлрәк фаразларга ярдәм итә,
- табибларга диагноз куярга, төгәлрәк тестлар алырга булыша,
- укытучыларга укучыларның тестларын һәм иншаларын тикшерергә ярдәм итә.
Ясалма интеллект бик тиз үсә, әмма әлегә бу технологиянең тулы кулланылышы турында сөйләү иртәрәк, чөнки аның аерым элементлары гына кулланыла. Ясалма интеллект кешеләрне бөтен нәрсәдә дә алмаштыра алмый, чөнки ул бары тик гадәти эшләрне башкару коралы гына булып кала.