Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага Олимпиадада катнашучылар игътибарына

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Олимпиадада катнашуга заявкаларны кабул итү һәм теркәү төгәлләнде, димәк, хәзер без “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага гомуми белем бирү мәктәпләре, махсус урта белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Олимпиаданың (алга таба – Олимпиада) I этабын башлап җибәрү турында белдерә алабыз, дигән сүз.

Сезнең игътибарга Олимпиаданың беренче туры биремен тәкъдим итәбез. Бу – иҗади бирем. Түбәндәге темаларга эссе (инша) язарга кирәк:

Татарстан Республикасында кулланучылар белән сатучылар (эшләр башкаручылар, хезмәтләр күрсәтүчеләр) арасындагы бәхәсләрне судка кадәр җайга салу. Дәгъва бирү тәртибе.

Россиядә товарларны сатучылар-сатып алучыларның төп хокуклары.

Кулланучылар өчен мәгълүмат: ул кемгә дә булса кирәкме, яки аны барыбер беркем дә укымыймы?

Олимпиадада катнашучыларга үзләренең иҗади эшләрен 2013 елның 30 сентябреннән 9 октябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча электрон почтага   (potreb@tatalc.ru) җибәрергә кирәк. Конкурста катнашучылар үзләре җибәрә торган файл атамасында мәктәп һәм шәһәрнең (район) кыскартылган атамасын күрсәтергә тиешләр. 2013 елның 9 октябрендә җибәрелгән иҗади эшләр конкурска кертелмәячәк.

Иҗади биремнең формасы буенча шартлар: эссе рус телендә doc яки  docx форматында 7 биттән артмаган күләмдә булырга тиеш. Форматы –А4. Битләренең полялары: сул яктан – 3 см, уң яктан – 1,5 см, өстән – 2 см, астан – 2 см. Битләрнең аскы өлешендә нумерация булырга тиеш. Шрифты – TimesNewRoman, кегеле – 14. Юллар арасындагы интервал – бер ярым. Эссе текстын тигезләү – киңлеге буенча.

Компетентлы жюри иҗади эшләрне түбәндәге критерийлар буенча бәяләячәк:

1. теманы ачу (10 балл);

2. Олимпиадада катнашучының үз фикерен аңлата белүе, күтәрелгән проблемага карата мөнәсәбәте (10 балл);

3. теманы теоретик нигезләмәләргә таянып ачу һәм бирелгән тема буенча фактлар, мисаллар (10 балл).

Моннан тыш штраф баллары да күздә тотылган:

– йомгаксыз булган өчен (2 балл);

– дәлилләр һәм фикерләр сайлап алынган темага туры килмәгән өчен (2 балл);

–  Интернет челтәрендә киң таралган материаллар кулланган, мәгълүмат чыганагын күрсәтмичә генә чит авторның сүзләрен китергән өчен яки турыдан-туры күчергән өчен (5 балл);

                  иҗади эш бизәлеше һәм күләме куелган таләпләргә туры килмәгән өчен (2 балл).

ИНТЕРНЕТТАН АЛЫНГАН ИҖАДИ ЭШЛӘР КОНКУРСТА КАТНАШТЫРЫЛМЫЙ, ИҖАДИ ЭШЕНДӘ ПЛАГИАТ БИЛГЕЛӘРЕ АЧЫКЛАНГАН ОЧРАКТА ОЛИМПИАДАДА КАТНАШУЧЫ КОНКУРСТАН ТӨШЕРЕП КАЛДЫРЫЛА.

 

1 нче тур нәтиҗәләре буенча  максималь очко  – 30 балл.

Жюри әгъзалары 2013 елның 9 октябреннән 20 октябрьгә кадәр конкурсның 1нче этабы буенча иҗади эшләрне тикшерәчәк. Конкурсның 1 нче этабын үтү йомгаклары 2013 елның 19-20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына (www.tatzpp.ru) урнаштырылачак.

Олимпиадада катнашучыларга уңышлар һәм иҗатларында намус хисен югалтмауларын телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International