2016 елга спиртлы һәм алкогольле продукциянең акциз ставкалары 2015 елдагы дәрәҗәгә карата 10 процентка индексацияләнә. Аерым алганда, этил спирты өлеше 9 проценттан зуррак булган эчемлекләр өчен акциз ставкалары 2014 елда эчемлек составындагы спиртның һәр литры өчен 500 сум, 2015 елда – 600 сум һәм 2016 елда 660 сум тәшкил итәчәк.
Составында этил спирты 9 процент һәм аннан кимрәк булган эчемлекләр өчен 2014 елда акцизлар эчемлек составындагы спиртның һәр литры өчен 400 сум, 2015 елда – 500 сум һәм 2016 елда 550 сум тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта сыра һәм шәрабка индексация инфляциянең фараздагы күләменә – 2015 елдагы дәрәҗәгә карата 5,4 процентка хәл ителәчәк. Шулай итеп, 2014-2016 елларда шәраблар өчен акциз ставкалары бер литрына 8,9 һәм 10 сум, составында спирт микъдары 0,5 тән 8,6 процентка кадәрге сыра өчен бер литрына – 18, 20 һәм 21 сум, 8,6 проценттан катырак сыра өчен продукция литрына 31,37 һәм 39 сум тәшкил итәчәк. Кертелгән төзәтмәләрнең берсе нигезендә, Таможня берлеге әгъзалары булып торучы илләрдән РФ территориясенә спирт керткәндә алкогольле продукция җитештерүчеләр өчен акцизларга аванс түләүләре билгеләү тәкъдим ителә. Төзәтмә эчтәлегенә караганда, алкоголь җитештерүчеләр салым органына аванс түләве турында извещение яки банк гарантиясе белән түләүдән азат итү турында извещение тапшыруга бурычлы. Банк гарантиясе, үз чиратында, бюджетка акциз суммасын тулы күләмдә түләү бурычын үтәүне тәэмин итәргә тиеш.
Моннан тыш хөкүмәт төзәтмәләре мондый извещениеләрне тутыру тәртибен һәм килеп туган хәлләргә (товар җибәрүләрне үзгәртү, бетерү) бәйле рәвештә аларны төзәтү-үзгәртү мөмкинлеген аныклый. РФ гә Таможня берлеге әгъзалары булып торучы илләрдән кертелә торган этил спирты өчен аванс түләве турында извещение яки банк гарантиясе күрсәтелгәндә, акцизга нуль ставка билгеләнә.