Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2013 елның 1 октябреннән 10 октябрьгә кадәр федераль форматта декларацияләр кабул итү турында хәбәр итә.
Декларацияләрне кабул итү йомгаклары буенча теркәлгән декларацияләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе рәсми сайтының “Декларацияләү” бүлегенә урнаштырылачак.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 15.13 статьясында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләме турында декларацияләр тапшырудан баш тартуга яки вакытында тапшырмауга, яисә шундый декларацияләрнең берсенә белә торып ялган мәгълүматлар кертүгә җаваплылык каралган. Моның өчен вазыйфаи затлар өч меңнән дүрт мең сумга кадәр; юридик затлар – утыздан кырык мең сумга кадәр административ штрафка тартылырга мөмкин.