Буада документларсыз сыра сату факты ачыкланды

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре үз кибетендә документларсыз сыра сатылган эшкуарга карата тикшерү уздырды. Шул ук вакытта эшмәкәрнең БДАМСта катнашмавы ачыкланды, ягъни сыра китерү һәм алу бу системада теркәлмәгән. 54,7 литр күләмендә продукция законсыз әйләнештән тартып алынган. Материаллар Буа районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгыннан килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International