«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» еллык конкурсы старт алды, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969-р номерлы боерыгы нигезендә республика оешмаларында җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез арттыруга этәрү максатында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы буларак үткәрелә.

Аны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге һәм «Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынауларның дәүләт региональ үзәге» ФБУ оештыра.

Конкурста катнашу оешмаларга игълан ителгән продукциянең конкурентлыкка сәләтлелегенә бәйсез эксперт бәясе бирә, шулай ук экспертлар белән берлектә эшнең көчле һәм көчсез якларын ачыкларга, алга таба үсеш мөмкинлекләрен күрергә мөмкинлек бирә.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Азык - төлек товарлары;

- Халык өчен сәнәгать товарлары;

- Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция;

- Халык өчен хезмәтләр;

- Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр;

- Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре.

Конкурста катнашу өчен теркәлү взносы конкурска тәкъдим ителгән беренче продукция/хезмәт күрсәтү атамасы өчен 9000 сум һәм аннан соңгы һәр атама өчен 8000 сум тәшкил итә.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2024 елның 15 апреленә кадәр электрон почта аша җибәрүне сорыйбыз: best@tatcsm.ru яки почта адресына 420029, Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 24 (каб. 324).

Элемтә телефоннары: (843) 233-18-57, 233-18-13

Конкурста катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән «ЦСМ Татарстан» ФБУ сайтында Конкурс бүлегендә танышырга мөмкин https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International