2024 елның 4 апрелендә Кукмара районының Түбән рус авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Чара кысаларында товарларның сыйфаты мәсьәләләре күтәрелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләренең нигезләмәләренә туры китереп мәгълүмат бирелде. Чара дәвамында катнашучыларга мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.