Саба районының Иске Икшермә авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районы Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин катнашында, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр. Бу төр күчмә кабул итүләрнең төп максаты - гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр аңлатылды, Кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс грамоталылыгы турында сөйләделәр. Чара барышында буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды. Коррупциягә каршы юнәлешле мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International