Теләче районы Айдар авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү узды

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

2024 елның 5 апрелендә Теләче муниципаль районының Айдар авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр: сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, таләпләр кую вакыты, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза үткәрү һәм диагностика үткәрү турында. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуы турында әйттеләр, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.

Халыкка «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле темага брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International