Ныклы гаилә - ныклы Россия: балаларны тәрбияләгәндә, балалар безне тәрбиялиләр

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру, шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатыннан кабул ителгән.

Гаилә - ул безнең дәүләтнең нигезе, ышанычлы тылы һәм кеше өчен таянычы. Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамлылыгын һәм мәдәниятен саклый. Гаилә традицияләрне, белемнәрне, тәҗрибәләрне өйрәтә, тәрбияли, киләчәк буынга тапшыра. Гаиләнең төп максаты - балалар тудыру һәм тәрбияләү.

Балалы гаиләләр һәрвакыт дәүләт тарафыннан күбрәк игътибарга һәм кайгыртуга лаек, ә күп балалы гаиләләр аеруча. Бүген дәүләт дәрәҗәсендә өч һәм аннан да күбрәк балалы ата-аналарга ярдәм итү чаралары комплексы беркетелгән. Гаилә елында илебез Президентының бу ярдәмне көчәйтүе сөендерә. Күп балалы ата-аналар турында кайгырту Россиядә демографияне яхшыртуда мөһим роль уйный. Ул гаиләләргә үзләрен куркынычсыз һәм якланган итеп хис итәргә мөмкинлек бирә, бу үз чиратында күбрәк гаиләләрне бала табарга этәрә.

Ирле-хатынлы Анастасия һәм Семен Ентураевлар биш бала тәрбиялиләр.

Анастасия Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты:

- Һәрвакыт балаларга аеруча назлы караш белән, ә күп балалы гаиләләргә зур хөрмәт белән карадым. Әти-әниебез өчен без өч бөртек булсак та, мин күп балалы әни булырга хыялландым дип әйтә алмыйм. Ирем дә күп балалы гаиләдән. Кайбер танышларыбыз өчен без өченче һәм хәтта дүртенче сабыйга рухландырган үрнәк гаилә булдык.

Мин, безнең гаиләдә балалар күп һәм яңа бала килү белән нәрсәдер үзгәрә, дип әйтә алмыйм. Миннән еш кына балалар белән ничек эш итүем турында сорыйлар. Ныклы ышаныч белән әйтә алам, биш бала карау бер бала тәрбияләгәнгә караганда җиңелрәк!

Күп балалы гаиләнең төп матурлыгы - сиңа ярдәм итәр өчен һәрвакыт кешеләр бар. Кечкенә балалар да моны бик яхшы эшлиләр!

Балаларны әти-әниләребез үрнәгендә тәрбиялибез. Төп кагыйдәләр - иерархияне саклау һәм шәхесне хөрмәт итү. Безгә олыларның алар өчен абруйлы булуы мөһим, һәм алар олы буынга хөрмәт белән карыйлар. Без, үз чиратыбызда, һәр баланың аерым шәхес булуын беләбез, бер үк тәрбия шартларында һәр балага индивидуаль якын килү кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International