Биектау авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

2024 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авыл җирлегендә халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Халыкның сораулары товарларның сыйфатына һәм кире кайтарылуына, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклауга кагылган иде. Моннан тыш, кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен һәм башка күп нәрсәләрне карадылар.

Telegram-каналда туры эфир үткәрелде, анда кулланучылар хокуклары турында аңлатмалар бирелде (туры эфирга сылтама https://t.me/visokogorskoesp ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International