Халыкара өлкәннәр көне – яшь бәйрәм. Аны 1991 елдан гына билгеләп үтә башладылар әле. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләргә бигрәк тә ихтирамлы, хәерхаһлы булырга, алар турында кайгыртырга кирәк. Хәер, ел әйләнәсендә шулай булырга тиеш бу.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсия оештырып, өлкән буынны сөендерде. Борынгы Болгар шәһәрлегенең бик кызыклы һәм үзенчәлекле табигый-географик ландшафты өлкәннәребез күңелендә озакка уелып калыр, мөгаен. Экскурсия тыюлыкның иң кызыклы, иң истә калырдай урыннарында булды. Тәгаенләп әйткәндә, өлкәннәребез Җәмигъ мәчете, 2000 елда торгызылган зур манара, Успение чиркәве, “Манаралы йорт” яки “Батый хан Сарае”, шулай ук “Икмәк музее” музей-туристлык комплексы белән танышты.
Бәйрәм чарасы азагында өлкәннәргә бүләкләр тапшырылды.
Бу көннең матур хатирәләре аларның күңелендә озак сакланыр дип уйлыйбыз.
Өлкәннәр көне белән, сәламәт булыгыз!