Нигә сосиска? Беренчедән, аларны олылар да, балалар да ярата. Икенчедән, тиз генә ашап алырга кирәк булса, алар моның өчен бик уңайлы.
Барлык сосискалар арасында, кулланучылар сораштырулары буенча, нәкъ менә «Молочные» сосискалары россиялеләр арасында аеруча популяр.
Дегустациядә Татарстан Республикасының һәм Россиянең башка төбәкләренең (Мәскәү, Курск, Саратов, Псков, Самара, Владимир өлкәләре, Мордовия, Марий Эл республикалары) төрле җитештерүче предприятиеләренең «Молочные» сосискалары сыйфаты бәяләнәчәк. ГОСТ буенча эшләнгән сосискаларның сатып алубәясе килограммы 397 сумнан 974 сумга кадәр тәшкил итә.
Дегустациядә тәкъдим ителгән «Молочные» сосискаларның барлык үрнәкләре Татарстан Республикасының сәүдә объектларыннан сатып алынды.
Чара кысаларында спикерлар тәмле сосискаларны ничек дөрес сайларга икәнен сөйләячәкләр.