Бөтен халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарны кабул итә.
Чираттагы очрашу 2024 елның 18 апрелендә Балтач муниципаль районы КФҮ филиалында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте.
Чара барышында гражданнарга куллану законнары нигезләре һәм товарлар (хезмәтләр) сатып алганда барлыкка килгән конкрет тормыш ситуацияләрендә грамоталы тәртип мисаллары, дәгъва белдерү тәртибе һәм сорауларны карау сроклары аңлатылды.
Чара барышында «Кулланучы өчен белешмә» һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы буклетлары тапшырылды.