Бүген дәүләт хезмәткәрләре Россия Федерациясе Герое Рәсим Баксиков белән очраштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты.
“Татарстан турында. Беренче затлардан” дип аталган мәгърифәтчелек лекториясе кысаларында, Герой киләчәк буынны патриотик тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде.
Капитан Рәсим Баксиков "Алеша" танкы командиры буларак билгеле, ул хезмәттәшләре белән Запорожье юнәлешендә дошманның бронетехника колоннасы белән тигезсез көрәшкә керә һәм җиңү яулый.
Россия Федерациясе Герое медале "Алтын Йолдыз" аңа Президент тарафыннан 2023 елда тапшырыла.
Рәсим Баксиков Көнчыгыш хәрби округының 5 нче гомуми гаскәр армиясенең 127 нче мотоукчылар дивизиясе 218 нче танк полкының 2 нче танк ротасы командиры, өлкән лейтенант.