Гражданнарны Теләче районы күпфункцияле үзәгендә кабул иттеләр

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында гражданнарны кабул итте. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру. Кабул итү вакытында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм кулланучы өчен файдалы мәгълүмат белән «Татарстан кулланучы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International