Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай муниципаль районының Александровка авылында яшәүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлаттылар, гражданнарны кабул иттеләр, сорауларга җавап бирделәр.
Башкарма комитет белгечләренә һәм авыл халкына 2023 елда Татарстан Республикасы кулланучылар базарында дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы бәян ителде.
Гражданнарны күчмә кабул итү тәмамланганнан соң авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку үткәрелде, чөнки «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кулланучылар хокукларын җирле үзидарә органнары тарафыннан яклауны күздә тота.
Аннары территориаль орган хезмәткәрләре җирле мәктәптә кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрүдә катнаштылар.
Мәктәп укучылары белән законда кулланыла торган төп төшенчәләрне карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга киләсе уку елында кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашырга киңәш иттеләр.
Күчмә чара барышында авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.