Әтнә районы Коморгузя авылында гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 апрелендә Әтнә муниципаль районының Коморгузя авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Халыкка кабул итү турында белдерүләр аша алдан хәбәр итәләр.

Очрашуда түбәндәге сораулар каралды:

- гражданнар мөрәҗәгатьләре;

- кулланучыларга товарлар сатуда һәм хезмәт күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча консультацияләр бирделәр;

- техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр;

- товарларда тиешле мәгълүмат булмау турында;

- сыйфатсыз көнкүреш хезмәтләре күрсәтү һ. б.

Халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру өчен, чара барышында «Кулланучылар өчен белешмәлекләр» буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International