Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәренең 85 нче мәктәбендә булды. Анда 7 нче сыйныф укучылары Җиңү Диктанты язалар.
- Җиңү диктанты бик мөһим чара булып санала. Ул илебезнең хәрби тарихын белү дәрәҗәсен тикшерүгә генә багышланмый. Чараның төп максаты - Россиянең барлык гражданнарын берләштерү. Безнең иминлегебез күп очракта безнең бердәм булуыбызга, тарихи тамырларыбызны хөрмәт итүебезгә һәм бер-беребезгә ышануыбызга бәйле, - диде Җәүдәт Әхмәтханов һәм укучыларга Җиңү Диктантын язуда уңышлар теләде.
Диктантның тагын бер максаты - тарихи хакыйкатьне раслау, безнең гражданнарда, бигрәк тә үсеп килүче буында, Бөек Ватан сугышы тарихы турында ныклы һәм тирән белемнәр формалаштыру. Быел Диктантның төп темалары булып Кызыл Армиянең элек оккупацияләнгән территорияләрне азат итү һәм Кызыл Армиянең Советлар Союзы чикләренә чыгуы, Кырым һәм Севастопольне азат итү, «Багратион» операциясенең башлануы һәм, әлбәттә, Ленинградның немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгы торачак.
Быел «Җиңү Диктанты» халыкара патриотик тарихи-агарту акциясе Россиядә 26 меңнән артык мәйданчыкта алтынчы тапкыр үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Җиңү Диктантында җиңүче абитуриент-катнашучылар югары уку йортына кергәндә 10 өстәмә балл алачак. Җиңү Диктантының федераль җиңүчеләрен дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр, 9 майда Мәскәүнең Кызыл Мәйданында узачак Җиңү парадына хөрмәтле кунаклар сыйфатында чакырулар тапшырачаклар.