Ветераннар өчен бәйрәм концерты

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

9 Май бәйрәме алдыннан Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрделәр. Ял итүчеләр белгечләрнең лекциясен тыңладылар, куллану мөнәсәбәтләре өлкәсендә төрле темаларга сөйләштеләр, РФ законының 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы берничә статьясын тикшерделәр һәм үз сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар. Чарадан соң Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концертта сугыш еллары җырлары яңгырады, җиңү, Ватан, гаилә турында. Шәһәр һәм республиканың татар һәм рус эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Белгечләр ял итүчеләр һәм пансионат хезмәткәрләре белән бергә артистларга кушылып рәхәтләнеп җырлыйлар һәм вальста әйләнәләр. Белгечләр барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек һәм аязч күк йөзе теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International