Чистай территориаль органы хезмәткәре тыл хезмәтчәннәрен котлады

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре тыл хезмәтчәннәрен котлады. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә сугыш ветеранының тол хатыны Николаева Елена Петровнаны һәм тыл хезмәтчәне Ведяйкин Виктор Степановичны Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече тыл хезмәтчәннәреннән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә булган проблемалар турында кызыксынды, кирәкле мәгълүмат бирде, шулай ук сугыш елларындагы авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International