Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән очрашу булды

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

2024 елның 08 маенда Бөек Җиңү Көненең 79 еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Ногманов Тәлгать Ногман улы, 1927 елда туган һәм сугыш ветераны Муллагалиев Бари Вәли улының хатыны Манфура апаның хәлен белергә килде.

Бәйрәм хөрмәтенә ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Ел саен ветераннар өчен бу игътибар билгесе мөһим чара, кайгырту һәм игътибар бу көннәрдә аеруча кыйммәт.

Очрашу барышында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре һәм бурычлары, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. «Кулланучыга истәлек» буклетлары, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, территориаль органның контакт мәгълүматлары белән визиткалар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Ветераннар, Арча территориаль органы хезмәткәрләре адресына, күрсәтелгән игътибар һәм яхшы теләкләр өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International