Күпләребез тарихтан гына шуны белә: майның тугызынчы көне - авыр дата, ә менә сугыш ветераннары бу көнне еламыйча үткәрә алмый. 1945 елның май аендагы кебек үк, аларның йөрәкләре яулап алынган бәйсезлек өчен зур шатлык, шул ук вакытта югалтулар өчен тирән кайгы белән тула…
9 майда илебез Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә Арча районында тантаналы чаралар узды. Арча үзәгендәге мәйданда бу көнне иртәннән кичкә кадәр бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең мини-парады ачкан бәйрәм чаралары әдәби-музыкаль мәйданчыкларда һәм «Җиңүгә багышлана» дип аталган интерактив зоналарда чыгышлар белән дәвам итте.
Аннары мәйданга Россия, Татарстан, район байракларын һәм Бөек Ватан сугышының ун фронт штандартын күтәргән байрак йөртүчеләр чыкты. Мәйдан буйлап офицерлар, ветераннар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар үтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре чараларда турыдан-туры катнаштылар.
Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Советлар Союзы Герое Леонид Соколов һәйкәленә чәчәкләр салды.