2024 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлегенең Шушмабаш авылында гражданнарны кабул итте. Территориаль орган компетенциясенә кергән мәсьәләләр каралды. Кабул итү барышында авыл халкыннан дистанцион сәүдә белән бәйле, сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты, аяк киеме, кәрәзле телефон сыйфаты һ.б. сораулар килде.
Чарада катнашучыларга мәгълүмати белешмәләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының чираттагы саны тапшырылды.