Баулы районында «УрманФест» хәйрия акциясе узды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Баулы җирендә табигый ресурсларны тулыландыруга һәм саклауга, шулай ук җәмгыятьне экологияне яхшыртуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «УрманФест» хәйрия акциясе уздырылды. Болытлы һава торышына карамастан, акциядә Баулы районының меңнән артык кешесе, шул исәптән хезмәт коллективлары һәм волонтерлар катнашты.

«УрманФест» фестивален Әлмәт территориаль органы контроль - инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева гаиләсе хуплады. Алар кызлары белән бергә чыршы үсентеләре утырттылар.

Чарага яхшы кәеф өчен артистлар, балалар өчен аниматорлар чакырылган иде. Акциядә катнашучыларны плов, солдат боткасы, чәй һәм пироглар белән сыйладылар. Мондый экологик чараны көз көне дә уздыру планлаштырыла.

Тэги: УрманФест
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International