Балтач районының Югары Шубан авылында гражданнарны күчмә кабул иттеләр

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Югары Шубан авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул иттеләр. Авыл халкы үз проблемалары белән кабул итүгә мөрәҗәгать итте. Аларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде:

- техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу турында,

- таләпләр кую вакыты турында,

- тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару вакыты турында,

- сыйфатсыз аяк киеменә таләпләр кую вакыты турында,

- мебель җитештерү һәм җиткерү заказларын үтәү срокларын бозу турында.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен күчмә кабул итүләр вакытында үткәрелгән очрашуларның мондый форматы традицион рәвештә алып барыла. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча да хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International